Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә үз өлешләрен керттеләр

"Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты буенча иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды.

Тавыш бирү 26 апрельдән 30 майга кадәр Татарстан дәүләт хезмәтләре Порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында узды. 
2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары өчен онлайн-тавыш бирүдә 21 213 чаллылы катнашты. 6 165 тавыш шәһәр халкы Фикрәт Табеев исемендәге яр буе өчен биргән. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча икенче урында – Яр буе паркы (3 294 тавыш). Мәдәният һәм ял итү паркын төзекләндерү өчен 2 800 кеше тавыш бирде. Автозавод проспектының җәяүлеләр зонасы өчен 1 834 тавыш, Боровецк бульвары һәм чишмәсе өчен 1 747 тавыш биргәннәр.
Сораштыруда республикада яшәүче 170 мең кеше катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чаллылылар тавыш бирү буенча Казаннан да алда позициясендә тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса