Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар – Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатлары

Шушы көннәрдә Әлмәт каласында татар шагыйре Саҗидә Сөләйманованың тууына 95 ел уңаеннан каләм әһелләре, җитәкчелек һәм җәмәгатьчелек катнашында мәдәни чаралар узды.

Истәлекле чаралар Әлмәт дәүләт драма театры бинасында С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр тапшыру тантанасы белән тәмамланды.
Әлеге әдәби премия Татарстан Республикасы Язучылар союзы белән берлектә «Татнефть» оешмасының «Рухият» хәйрия фонды тарафыннан 2005 елдан гамәлгә куелган һәм уналты ел дәвамында каләм ияләренә тапшырылып килә. Төп премияләрдән тыш, кызыксындыру премияләре һәм студентларга стипендияләр бирү дә каралган. Быел да республиканың төрле уку йортларыннан 10 яшь каләм иясе әлеге бүләккә лаек булды.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия быел «Кайту» шигырьләр җыентыгы өчен Лилия Гыйбадуллинага (Чаллы), «Кемгә сөйлим серләремне» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен Фәтхулла Абдуллинга (Түбән Кама), «Сильнее меня» шигырьләр җыентыгы өчен (татар теленнән тәрҗемәләр) Галина Булатовага (Казан) тапшырылды.
Кызыксындыру премиясе лауреатлары: «Ишет мине!» шигырьләр җыентыгы өчен Лилия Фәттахова (Чаллы), «Күңел бакча» шигырьләр җыентыгы өчен Галия Гайнетдинова (Казан), «Көзләр балкышы» шигырьләр җыентыгы өчен Идият Әширов (Пермь, Барда).
Шәһәрдәшебез Лилия Гыйбадуллина студент чагында С.Сөләйманова исемендәге стипендиат булуын искә алды. 
– Шул чорда ук «Рухият»нең иҗатыбызга булган игътибарын тоеп яшәдек. Быел әлеге мәртәбәле премиягә лаек булуым – Язучылар берлегенең һәм «Рухият» хәйрия фондының әлеге игътибары нәтиҗәседер дә. Каләм ияләре өчен иҗатына карата мондый ихтирам һәм олылау хәзерге чорда аеруча күңелле, – ди шагыйрь.
Быел шулай ук әдәби бүләккә лаек булган язучы Лилия Фәттахова Саҗидә Сөләйманова иҗатын якын күрүен, аның әдәби мирасын югары бәяләвен һәм шуңа күрә дә бу бүләкнең үзе өчен аеруча кадерле булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премия