Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар шәһәр территориясен кардан һәм боздан чистартуга чыкты

Язгы икеайлык кысаларында Үзәк районы территориясендә бүген район штабы җитәкчелегендә беренче чәршәмбе өмәсе оештырылды.

Эшләрнең төп төрләре: карны йомшарту, йорт яны территорияләрен кардан һәм боздан чистарту.
"11 комплекс" ТИҮ рәисе һәм әлеге комплекс активистлары «Арарат» ресторанының элеккеге бинасы янындагы территорияне чистартуда катнаштылар. 
Чәршәмбе өмәсендә 106 оешмадан 2135 кеше катнашты. 20,04 га мәйданлы территория чистартылды, 26 куб. метр чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды, 4 берәмлек техника җәлеп ителде.

 

http://nabchelny.ru/news/35914

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X