Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар шәһәр юлларының сыйфатын югары бәяләделәр

Чаллы шәһәре халкы россиялеләрнең "Ингосстрах" һәм РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университеты экспертларыннан иҗтимагый фикерен ала торган ике айлык тикшерүдә катнашты.

Тикшеренү 2021 елның сентябрь-октябрендә халкы 250 меңнән артык булган шәһәрләрдә үткәрелде.
Тикшеренү барышында респондентлар шәһәрдә һәм аның янәшәсендәге территорияләрдә юл полотносы торышын, юл полициясе һәм җәмәгать транспорты эшен, юл хәрәкәте киеренкелеген һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләгү мөмкинлеген бәяләделәр.
Грозный, Белгород, Саранск, Якутск, Магнитогорск, Владикавказ, Яр Чаллы, Калуга, Махачкала һәм Нижневартовск халкы үз шәһәрләрендә юлларның торышына һәм юл хуҗалыгы эшенә иң югары бәяне бирде. Юл хуҗалыгы торышын Смоленск, Рязань, Владивосток, Томск, Кострома, Брянск, Архангельск, Петрозаводск, Санкт-Петербург һәм Ярославльдә аеруча тискәре бәяләделәр, дип хәбәр ителә сайтта (https://www.ingos.ru/company/news/detail/790801/)

 

Фото: boris-mavlyutov.livejournal.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар