Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар социаль контракт кысаларында адреслы ярдәмгә исәп тота алалар

Чаллыда социаль контракт нигезендә дәүләт-социаль ярдәмен гамәлгә ашыру башланды.

Яңа ярдәм программасы турында социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Скрябина сөйләде. «Бу-аз тәэмин ителгән гражданнарга авыр тормыш хәленнән чыгу өчен күрсәтелә торган ярдәм. Әйтик, әгәр кеше эшсез калган икән, ул социаль контракт төзү өчен социаль яклау органнарына килә. Гаиләне социаль адаптацияләү программасы төзелә. Әлеге программаның бер пункты - "Рәсәй эше" кадрлар үзәгенә исәпкә кую. Эшкә урнашкач, кеше социаль яклау идарәсенә эшкә алу турында приказ алып килә һәм аңа социаль яклау органнары ай саен социаль пособие түли башлый. Быел аның күләме 10 085 сум тәшкил итә», - дип хәбәр итте Ирина Скрябина.

Эшкә урнашудан тыш, чаллылылар һөнәри квалификацияләрен күтәрү өчен социаль контракт төзи алалар. Программа курсларга түләүне күздә тота, ләкин 30 000 сумнан артмый. Шулай ук шәхси эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтелә.

Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасында Чаллыда яшәүчеләр дә катнаша ала. "Кешеләрдә төрле катлаулы хәлләр була. Бу торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны, башка түләүләрне, балаларны укыту өчен кирәкле әйберләр сатып алу өчен өлешчә түләү булырга мөмкин", - дип аңлатты Ирина Скрябина.

Социаль контракт төзү өчен социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәзерге вакытта Чаллыда 230 социаль контракт төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев