Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар табиб белән саф-һавада йөрү проектында катнашты

Проекта катнашучылар саф-һавада йөргәндә сәламәтлек турында сөйләштеләр.

 Аны «Танар» гаилә клиникасының һәм шәһәрнең танылган табиб-педиатры Александр Зотов оештырды. Ул әлеге проектның беренче лекторы. Табиб билгеләп үткәнчә, очрашулар вакытында хәрәкәт итүгә, төрле күнегүләргә әһәмият биреләчәк.Сәяхәт башланыр алдыннан, 9:00дан 10:00га кадәр, теләге булган һәркем ROFES-тестны бушлай үтә алды. Бу организмның хәзереге халәтен белергә мөмкинлек бирә торган махсус экспресс-тест.Кулга тоташтырылган аппарат сәламәтлекнең торышын шунда ук билгели: өч минут эчендә 17 система һәм биш баллы шкала буенча органнар эше бәяләнә. Кешегә организмның хәзерге вакытта нинди хәлдә булуы һәм аның нинди энергетик ресурсы булуы турында мәгълүмат бирелә. Моннан тыш, ROFES-тест нерв системасының халәтен күрсәтә.

Яр буе паркына керү юлында катнашучыларга скандинавия йөреше кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм кечкенә генә разминка уздырдылар.Александр Зотов скандинавия йөрешенең файдасы турында сөйләде. Әйтик, спортның бу төре мускулларның 90% ын ныгыта, авырлыкны киметергә ярдәм итә, буыннарга авырлык китерми, кан әйләнешен яхшырта, умыртканы һәм иммунитетны ныгыта.27 атна дәвамында, октябрь аеннан май аена кадәр, «Кызыл тау» мәдәният үзәгендә чаллылылар белгечләр белән очрашачак һәм сәламәтлек темасына сөйләшәчәкләр. Очрашулар һәр шимбә көнне 10:00 сәгатьтә уза.

 

http://nabchelny.ru/news/33919

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев