Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар үз велосипедларына икенче тормыш бүләк итә алачак

ТР велосипедчылар берлеге иске, ватык, кулланылмый торган велосипедларны җыя.

Аларны ремонтлап ТРда яшәүче күпбалалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бушлай илтеп бирә.
5 августта узачак «Тукай юлы» велотуры кысаларында активистлар Яр Чаллыда “тимер ат”ларны җыю пункты оештыра.  Акциядә катнашырга теләүчеләрне 18:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге яр буена чакыралар.
Программада: җирле велосипедчылар берләшмәсе белән очрашу, иске, ватык, кулланылмый торган велосипедларны җыю һәм аларны рәтләп тантаналы рәвештә балаларга тапшыру.
“Велояхшылык” пректы РФ президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Велосипедлар җыю нокталары республиканың 8 шәһәрендә оештырыла.

 

http://nabchelny.ru/news/33107

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев