Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылардан наркотиклар белән бәйле җинаятьләр турында полициягә хәбәр итүләрен сорыйлар

Яр Чаллыда «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!» Бөтенроссия оператив-профилактик акциясенең икенче этабы старт алды.

Чаллы полициясенең ышаныч телефонына наркоҗинаятьләр турында хәбәрләр килә башлады. Шәһәрнең битараф булмаган кешеләре наркотикларның законсыз әйләнеше линиясе буенча һәм аноним шартларда төрле хокук бозулар турында ышаныч телефоны аша хәбәр итәләр. Чаллыда яшәүчеләр шалтырату аркасында хокук саклау органнары хезмәткәрләре наркотикларны законсыз кулланучы берничә кешене тоткарлаган инде.
Чаллылар наркотик матдәләр тарату һәм куллану, наркотикларны пропагандалау, әлеге җинаятьләрне кылган затлар, наркопритоннар турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының бердәм ышаныч телефоны буенча (843)291-20-02 аноним рәвештә хәбәр итә ала. Яр Чаллыда тәүлек буе 77-90-09 ышаныч телефоны эшли.

«Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!» 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/34420

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев