Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга электрон коммерциянең онлайн-платформаларында (маркетплейсларда) сәүдә нигезләре белән танышырга тәкъдим итәләр

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре халкын цифрлаштыру дәрәҗәсен арттыру максатларында «Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк «ИТ-парк» дәүләт автоном учреждениесе «Электрон коммерциянең онлайн-платформаларында (маркетплейсларда) сәүдә нигезләре» темасы буенча укулар оештырырга тәкъдим итә. Укулар тыңлаучылар өчен уңайлы форматта (онлайн/офлайн) оештырылачак.

Әлеге теманы яктырту җирле җитештерүчеләргә сәүдәнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга, тәэмин итү географиясен киңәйтергә, табышны арттырырга һәм җитештерүне алга таба үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Электрон платформалар складларының уңайлы урнашуы һәм аларның һәркем өчен уңайлы булуы тиз һәм махсус чыгымнардан башка интернет аша беренче сатуларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
Укуларда катнашу өчен itpark.tech. сайтында теркәлергә кирәк.
Уку курсының танышу видео-дәресен әлеге сылтама буенча карарга була: https://www.youtube.com/watch?v=Zve6e0myNE8

(nabchelny.ru)

Фото: kwork.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар