Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга гастрономик һәм вакыйгалы туризм турында сөйләячәкләр

Казанда Чәк-чәк музеена нигез салучылар Раушания һәм Дмитрий Полосиннар кулинария мастер-классы уздырачаклар һәм чаллылыларга гастрономик һәм вакыйгалы туризм турында сөйләячәкләр.

 Семинар 4 апрельдә "Спорт, ял, туризм. Санатор-курорт дәвалавы-2019" махсуслаштырылган ярминкә кысаларында үткәрелә.
Музей идеясе Раушания белән Дмитрий тарафыннан уйлап табылган һәм тормышка ашырылган. Бүген аларның хезмәт нәтиҗәләре төрле бүләкләр белән бәяләнде. Иҗади музей булдырганы өчен ирле-хатынлы Полосиннар "Туристлык сувениры" 2015, 2016, 2017 Бөтенроссия конкурсында беренче урынга лаек булдылар. Шулай ук 2018 елгы «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсының Гран-при күчермәсе, Tour-taste Халыкара конкурсында "Ел бренды", "Иң яхшы тәэсирләр өчен", "Иң яхшы төрү", "Традицияләр сакланышы" номинацияләрендә җиңү яулады. Музей Казан шәһәре Мэриясеннән һәм ТР Туризм комитетыннан дәүләт бүләкләре алды.
Чәк-чәк музеена нигез салучы һәм креатив директор Раушания Полосина популяр шәхси проект булдыру буенча семинар үткәрәчәк. Очрашу 4 апрель көнне 12:00 сәгатьтә планлаштырылган. 
Дмитрий Полосин шул ук көнне 13:00дән 14:00 сәгатькә кадәр катнашучыларны вакыйгалы туризм төре белән таныштырачак. Шулай ук ул «ТомСойерФест» волонтерлык проектында оештыру эше тәҗрибәсе белән дә уртаклашачак.  Әлеге фестиваль мәдәният һәйкәлләре булмаган агач йортларның йөзен торгызуга юнәлдерелгән, активистлар һәм волонтерлар көче белән үткәрелә. Проектта катнашучылар шәһәр үзәгендә берничә иске агач йортны сайлыйлар һәм аларның фасадларын яңарталар. Шулай итеп, ике ел эчендә активистлар Казан үзәгендәге җиде агач йортны ремонтлады. Сүз уңаенда, Дмитрий тумышы белән Чаллыдан. 

 

http://nabchelny.ru/news/35825

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев