Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга «Капка» («Калитка») премьера спектакле тәкъдим ителәчәк

29 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыга «Капка» («Калитка») драмасының премьерасын тәкъдим итәчәк.

Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган спектакльнең режиссеры – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Премьера өстендә шулай ук рәссам – Ләйсән Хөсәенова, композитор – Эмиль Әмиров да эшләде. Спектакльдә төп рольне Рәзил Фәхретдинов башкара.
Пьеса  хәзерге заман драматургиясе һәм театр сәнгате буенча 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Театр әһелләре берлеге оештырган конкурста җиңеп, әлеге грант ярдәмендә сәхнәләштерелә.
«Капка» хикәясе 2014 елда «ТЮРКСОЙ» оешмасы һәм Евразия язучылар берлеге оештырган хикәяләр конкурсында катнашып, Татарстанда – беренче, халыкара турда икенче урынны яулый, автор Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты була.
«Капка» драмасының премьерасы шулай ук 30 октябрьдә 18:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.  

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният