Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга КФҮтә пенсия күләме турында белешмә алырга мөмкин

Чаллылылар «Минем документлар» күп функцияле үзәгендә пенсия күләме турында белешмә ала алалар.

Чаллылылар «Минем документлар» күп функцияле үзәгендә пенсия күләме турында белешмә ала алалар. Моның өчен паспорт белән килергә һәм гариза язарга кирәк. Белешмә биш эш көне эчендә әзер булачак. Бу хезмәт бушлай күрсәтелә. "Белешмә – ул билгеле бер ташламалар биргәндә исәпкә алына торган белешмәләр тупланган рәсми документ. Ул хакимият органнарына торак субсидияләрен, транспортта түләүсез йөрү өчен социаль карта, инвалидны карау буенча өстәмә түләү алу буенча мөрәҗәгать иткәндә кирәк булырга мөмкин. Белешмә шулай ук виза яки Банк кредитын рәсмиләштергәндә кирәк була", - дип аңлатты Татарстан Республикасында КФҮ методология бүлеге башлыгы Руслан Нигъмәтуллин.

Пенсионер гариза бирә алмый икән, моны аның туганнары яки якыннары эшли ала. Бу очракта нотариус тарафыннан рәсми расланган документ яки тәкъдим ителгән затның паспорт оригиналы булу зарур. Аны КФҮкә мөрәҗәгать иткәндә күрсәтергә кирәк булачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, белешмәне РФ Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта да алырга була.

 

 

http://nabchelny.ru/news/38262

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев