Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләрен алу ысуллары турында искә төшерәләр

Россия Пенсия фонды ел саен гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрә.

Россия Пенсия фонды ел саен гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрә. Бүген Россия Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәте өчен Пенсия фонды территориаль органының клиент хезмәтләренә генә түгел, ведомство сайтында шәхси кабинет яки дәүләт хезмәтләре порталы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гражданның шәхси кабинеты аша Пенсия фонды рәсми сайтының Дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) теркәлү узган барлык кулланучылар файдалана ала. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, Россия Пенсия фондының Чаллы идарәсендә белгечләр дәүләт хезмәтләре порталы сайтында теркәлү узган гражданның исәпкә алыну язуын раслый.

Пенсия фондында шәхси счетлары торышы турында мәгълүматны, билгеләнгән пенсия һәм социаль түләүләр турындагы мәгълүматны РПФның түләүсез мобиль кушымтасы аша алырга мөмкин. Шулай ук кушымта ярдәмендә кабул итүгә яки кирәкле документларны алу өчен алдан язылырга мөмкин.

Кайбер гаризаларны КФҮнең «Минем документлар» офислары аша да калдырырга була. Күп функцияле үзәк аша күрсәтелә торган Россия Пенсия фонды хезмәтләренә ана (гаилә) капиталына сертификатлар бирү; ана (гаилә) капиталы акчалары (чараларының бер өлеше) белән эш итү; мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлү максатларында анкеталар кабул итү аеруча киң таралган.

Россия Пенсия фондының барлык дәүләт хезмәтләре бушлай күрсәтелә.

 

http://nabchelny.ru/news/37035

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев