Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны ачык һавада кино карарга чакыралар

29 һәм 30 июль көнне Чаллының берьюлы 3 паркында кино күрсәтеләчәк.

Иртәгә, 28 июльдә, кичке сигезенче яртыда, Яшь Ленинчылар бульварында ачык һавада кино күрсәтәчәкләр. Бу хакта 27 комплексның ТОС җитәкчесе Венера Наумкина хәбәр итә. Ул бүген Татаркинога барып фильм алып кайта. “Безгә Татаркино “Моя ужасная сестра” (6+) киносын тәкъдим итте,”- ди Венера Михайловна.

Шулай ук, 29 июль (18:00) һәм 30 июльдә (17:30) Чаллының берьюлы 3 паркында (Азатлык" мәйданы, Җинү паркы, Г.Тукай исемендәге Яр буе) кино күрсәтәчәкләр. Моңа кадәр кинолар җомга һәм ял көннәрендә әлеге паркларда чиратлап кына куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы