Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны Ачык ишекләр көненә чакыралар

“Яшүсмер” яшьләр-үсмерләр клублары үзәге әзерләгән ”Ачык ишекләр көне” чарасында чаллылыларны концертлы күңел ачу программасы, бәйгеләр, уен һәм спорт мәйданчыклары, фотозоналар һәм бушлай аквагримнар көтә.

Аның кысаларында автокалада эшләп килүче яшүсмерләр клублары турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак.
“Яшүсмер” сәламәт яшәү рәвешен, актив ял итүне, балаларның иҗади потенциалын үстерүне пропагандалый һәм аларга үз проект, идеяләрен тормышка ашырырга мәйдан бирә.
“Ачык ишекләр көне” 22 августта 16.30-18.00 сәгатьләрдә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, 23ендә – Энтузиастлар бульварында һәм 24 август  көнне – Шишкин бульварында уздырылачак.

 

http://nabchelny.ru/news/33341

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев