Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны бозга чыгу куркынычы турында кисәтәләр

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге федераль казна учреждениесенең Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногуманов көзге-кышкы чорда су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләде.

Хәзер сулыкларда боз калынлыгы 0-3 см тәшкил итә. «Боз структурасы формалашмаган, Чулман, Мәләкәс, Шилнә һәм Чаллы елгаларында ачык мәйданнар бар. Барлык сулыкларда да әлегә куркыныч», - дип ассызыклады ул, кешеләр күпләп бозга чыга торган сигез урынны санап: Чулманда буа районында; Мәләкәс елгасында Кыңгырау күпере тирәсендә һәм ГЭС поселогында 10/70 йорты каршында; Чулманда «Үзәк» тукталышы тирәсендә Элеватор тавы каршында, шәһәр пляжы янында, «Навигатор» һәм «Альбатрос» көймә станцияләре янында, «Чаллы Яр» торак комплексы районында.  
Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе хәбәр иткәнчә, су объектларында патрульлек итү өчен Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе штаттан тыш инспекторлары, Суда коткару җәмгыяте әгъзалары, 6 нчы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары, Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре, полиция хезмәткәрләре җәлеп ителә. 7 сантиметрдан азрак калынлыктагы су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаганда һәм бозга чыкканда административ беркетмәләр төзелә.  


Боз астында балык тотарга яратучыларның ныгып җитмәгән бозга чыгуы, гражданнарның автомобильдә бозга чыгуы, бозда санкцияләнмәгән җәяүлеләр кичү урыннарын куллану –бозда үлүнең төп сәбәпләре булып тора.  Балалар үзләренең шуклыгы һәм ата-аналар һәм өлкәннәр тарафыннан карау җитмәү сәбәпле үлә.
Чаллыда быел алты кеше батып үлгән, шуларның икесе балалар.
«Мин балык тотарга яратучыларга мөрәҗәгать итәм. Хәзер балык тоту өчен иң кызыклы вакыт. Әмма боз әле ныгып бетмәгән, аның калынлыгы 3-5 сантиметрдан да артмый. Һава торышы тотрыксыз. Үзегезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны саклагыз.  Бозга чыкканчы, балык өчен үз тормышыгызны куркыныч астына куерга кирәкме икән дип уйлагыз», - дип кисәтте Әбүзәр Ногуманов һәм боз бер-ике атна дәвамында һава торышы -15 градустан да җылырак булмаган очракта гына  ныгыячак дип аңлатты.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига боз түбә бала коляска