Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны эт белән йөгерү техникасына өйрәтәчәкләр

9 декабрь көнне 11:00 сәгатьтә «Кызыл Тау» мәдәният үзәгендә («Лесная» тукталышы) «Каникросс» нинди җәнлек яки кыш көне эт белән йөгерү» дип аталган ачык лекторий узачак. Каникросс – спортчы этне үзенә бәйләп аның белән йөгерә торган спорт төре.

Этләр белән йөгерү турында шәһәрдәшләребезгә I love supersport проектының идарәче директоры һәм нигез салучысы Ирина Московкина сөйләячәк. Лекция вакытында тыңлаучылар этне бергәләп йөгерүгә ничек өйрәтергә һәм әзерләргә, этләр белән чабуның нинди форматлары бар, аның өчен йөгерү файдалымы, йөгерү дисциплиналары нинди токымлы этләргә туры килә һәм башка бик күп нәрсәләр турында беләчәк. Дәрескә дүрт аяклы дуслар белән килергә рөхсәт ителә, чөнки практик өлеш тә булачак.

Катнашу бушлай, әмма, урыннар саны чикләнгән. Теркәлүне +7 (939) 732-26-14 телефоны буенча узарга мөмкин.

 

http://nabchelny.ru/news/34564

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев