Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны иртәнге зарядкага чакыралар

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе«Планета фитнес» фитнес клубы белән берлектә барлык теләүчеләрне урам тренировкасына чакыра.

Ул иртәгә, 4 август көнне,  07:30 да Габдулла Тукай исемендәге яр буенда (коры фонтан янында җыелышырга) узачак. Зарядканы «Планета фитнес» тренажерлар залы инструкторы Дина Некратова үткәрә.Чарада катнашучыларга үзләре белән берни дә алып киләсе түгел, бары тик уңайлы спорт киеме генә таләп ителә. Катнашу бушлай, тренировкалар бер сәгать тирәсе булачак.

Мондый чараны көннәр яхшы торса, һәр шимбә үткәрергә планлаштырыла.

 

http://nabchelny.ru/news/33147

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев