Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны кар сыннары фестивалендә катнашырга чакыралар

Яр Чаллыда «ICE CITY» кар сыннары фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

 Чара 13 гыйнвар көнне 15:00 сәгатьтә «Азатлык» мәйданында узачак. Фестивальдә теләгән һәр кеше (гаилә командалары, мәгариф оешмалары, мәктәп һәм предприятиеләр командалары) катнаша ала. Катнашучылар һәм командалар саны чикләнмәгән.  Кар сыннарын кардан, боздан һәм катнашучылар теләгәнчә өстәмә материаллардан ясарга мөмкин булачак. Әзерлек эшләре һәм инвентарь җыелмасы катнашучылар тарафыннан мөстәкыйль гамәлгә ашырыла. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар биреләчәк. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2019 елның 10 гыйнварына кадәр «ICE CITY» фестивале тамгасы белән mcnur@mail.ru электрон почта адресына кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (952) 041-93-27.

 

http://nabchelny.ru/news/34948

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев