Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын «Осталар шәһәре – 2018» фестиваленә чакыралар

Яр Чаллыда «Осталар шәһәре» фестивале инде дәртенче ел рәттән үткәрелә.

Быел ул Татарстан Республикасы бәйрәме һәм Шәһәр көне кысаларында узачак.  Аны “Тере традиция” декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәге һәм “Камаз” мәдәният сарае Яр Чаллы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе белән берлектә оештыра.

. Фестивальдә күптөрле декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк: тукылган, кулдан басылган әйберләр, сувенирлар, текстиль курчаклар, тимерчелек эше, батик, декупаж, скрапбукинг, фоамиран,агачка рәсем ясау һәм башкалар.

Фестивальнең географиясекиңкырлы: Ижевск, Самара, Киров, Пермь, Нижегород өлкәсе, Казан, Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы,  Спасс районы. Чарага кунак булып Сочи шәһәреннән шагыйрь, музыкант, композитор,  чыңлап көй чыгаручы Габриэль Гайденак чакырылган.

Чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары үзенчәлекле автор эшләреннән тыш, декоратив-гамәли сәнгатьнең заманча төрләре һәм техникасы белән таныша алачак. Үзеңә истәлеккә һәм якыннарыңа бүләккә күңелеңә ошаган экземплярны сатып алырга мөмкин.  

 Чара 30 август көнне 10:00нан 19:00 сәгатькә кадәр мәйданның Яр буе паркында оештырылачак.

 

http://nabchelny.ru/news/33473

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев