Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны "Мин Республикам белән горурланам!" видеомарафонына кушылырга чакыралар

10 майдан 10 июньгә кадәр "Энергетик" мәдәният сарае "Я горжусь своей Республикой!" - "Мин Республикам белән горурланам!" - ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган видеомарафон эшләтеп җибәрә.

Анда катнашу өчен авторның ни өчен туган ягы белән горурлануы турында видеоязма ясарга кирәк. Хикәя «Мин Республикам белән горурланам, чөнки...»дигән сүзләрдән башланырга тиеш.

Язманы ЯгоржусьсвоейРеспубликой #МинРеспубликамбеләнгорурланам #100ЛетТАССР #культурныеЧелны #ДКЭнергетик хештыгы белән "Вконтакте"дагы «Энергетик» мәдәният сарае төркемендә http://vk/com/dk_energetikch һәм үзеңнең инстаграм битеңдә урнаштыру зарур. Комментарийда Яр Чаллы шәһәренең Мәдәният идарәсе @kult_chelny берләшмәсен һәм аның инстаграмын kultura_chelny и @dkenergetik_nch билгеләргә кирәк.

Видеомарафонда катнашучыларның барысы да электрон почта адресына катнашучы сертификаты алачак.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев