Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны Спас ярминкәсенә чакыралар

Кунакларга әйдәп баручы сәнгать осталарыннан мастер-класслар, артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышы, чаң кагу фестивале һ.б. тәкъдим ителәчәк.

5-7 августта Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Быел да анда илебезнең төрле шәһәрләреннән җыелган һөнәрче һәм декоратив-гамәли сәнгать остасы зәркән бизәнү әйберләре, милли киемнәр, мамык, агач, күн, пыяла эшләнмәләр, курчаклар, балчык уенчыклар, тукучылык сәнгате, үзенчәлекле керамика тәкъдим итәчәк.

Шулай ук кунакларга «Алабуга шәһәренең осталар ишегалды» эше (Ленин мәйданы), әйдәп баручы сәнгать осталарыннан мастер-класслар, артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышы, чаң кагу фестивале, Россиянең нәсел утарлары фестивале һ.б. тәкъдим ителәчәк.

Спас ярминкәсенә машинада барырга теләүчеләр өчен түләүле тукталыш оештырылачак. Бәясе – тәүлегенә 300 сум. Парковкага керү – Тугаров урамы буенча, ә чыгу урыны Тойминская урамы буенча башкарылачак. Машина кую урыннарыннан ярминкәгә кадәр җәяүлеләр юлы буйлап барып җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, Чулман буйлап көн саен йөри торган елга трамваенда да барып җитәргә була. Ул 06:20 сәгатьтә Түбән Камадан кузгала һәм 08.20 сәгатьтә – Алабугага барып җитә.  Өстәвенә, Чаллыдан Алабугага автобус маршруты да булдырылган. Билет бәясе – 100 сум. Ул 6.45тән 19.00гә кадәр йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә алабуга татарстан