Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны "Ульгер. Намдаковлар гаиләсенең авторлык курчаклары" күргәзмәсенә чакыралар

Чаллыда беренче тапкыр уникаль күргәзмә тәкъдим ителәчәк, аны әлегә кадәр дөньяның иң эре башкалаларының модель галереяләрендә генә күрергә мөмкин иде.

4 апрельдән башлап безнең шәһәрдә танылган скульптор Даши Намдаковның  "Ульгер. Намдаковлар гаиләсенең авторлык курчаклары" гаилә күргәзмәсе ачыла. Бирегә килүчеләрне күчмә халыклар тормышыннан күренешләр, борынгы мифлар һәм буддизм легендалары сюжетларын үз эченә алган чынбарлык фантазиясе белән үрелеп бара торган дөньяга чуму көтә.
Даши эскизлар, гаиләнең башка әгъзалары курчак каркасларын ясый, өченчеләре персонаж образының төп формасын һәм колоритын тудыра, аны табигый материаллар һәм традицион техника ярдәмендә «киендерә». Тәмамланган «курчаклар» – зур скульптура рәвешендә ясалган, стильләнгән милли киемнәр һәм тарихи атрибутлар белән тулыландырылган.
Намдаковлар гаиләсе курчакларын тамаша кылырга теләүчеләрне 10:00нан 18:00 сәгатькә кадәр Чаллы картиналар галереясында көтеп калалар. Күргәзмә 5 майга кадәр дәвам итәчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/35746

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев