Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны «Яңа ел бүләк ит!» хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар

Яр Чаллы шәһәренең Тарихи-туган якны өйрәнү музее «Яңа ел бүләк ит!» хәйрия акциясен башлап җибәрә.

Анда теләгән һәр кеше әти-әнисе авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен уенчык яки тәм-том алып килә ала. Яңа ел капчыгына тәм-томнар, уенчыклар, уеннар, конструкторлар, спорт инвентаре, балалар китаплары һәм башка әйберләр кабул ителә. Барлык җыелган бүләкләр алга таба гаиләләргә тарату өчен Изге-Вознесение соборына тапшырылачак.
Бүләкләр 27 декабрьгә кадәр җыела. Музей холлында тартмалар урнаштырылган: теләгән һәркем балалар өчен үзенең сюрпризын калдыра алачак.

 

 

http://nabchelny.ru/news/34609

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X