Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны җәйге фитнес-тренировкаларга кушылырга чакыралар

26 май көнне 15:00 сәгатьтә Җиңү паркында өченче җәйге «Яшел фитнес» сезоны старт алачак.

Бу хакта матбугат конференциясендә проектның координаторы, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Дмитрий Колесников хәбәр итте. Чарада бу сезонның тренерлар составы тәкъдим ителәчәк. Программага дөрес туклану буенча интерактив зоналар, йога буенча мастер-класслар кертелгән. Спикер сүзләренә караганда, әлеге федераль проект Россиянең берьюлы 50 шәһәрендә старт алачак, алар арасында Түбән Кама, Казан, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләре дә бар.
Яшел фитнес-шәһәр паркларында һәм скверларында, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә даими, бушлай күнегүләр үткәрүне күздә тота.  Чаллыда проектны гамәлгә ашыру барышында 20 меңнән артык катнашучы җәлеп ителде. Ул «Спорт-яшәү нормасы» федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла, аның максаты – РФ халкының 50%ын сәламәт яшәү рәвешенә, массакүләм спортка тарту.
Җәй дәвамында шәһәрнең алты скверында көндәлек тренировкалар узачак: Шишкин, Энтузиастлар бульварлары, Җиңү, Яр буе паркларында, ФикрәтТабеев һәм Габдулла Тукай исемендәге яр буенда. Бу вакыт эчендә шәһәрдә «Яшел фитнес» бренды астында 100дән артык спорт чарасы планлаштырыла.
Дмитрий Колесников билгеләп үткәнчә, әлеге спорт сезонының үзенчәлеге-тәҗрибәле тренер Айгөл Хәйдарова җитәкчелегендә Җиңү паркында, Энтузиастлар бульварында һәм яр буе паркында узачак йөкле хатын-кызлар өчен һәм асылмалы йога. Бу төр чараларны һәр шимбә саен үткәрү планлаштырыла.
Проект кысаларында ун спорт юнәлеше буенча төрле тренировкалар үткәрелә. Шулай ук атна саен үткәрелә торган зур фитнес-фестивальләр дә каралган, аларны Җиңү паркында һәр якшәмбедә 15:00 сәгатьтә гамәлгә ашыру планлаштырыла. Көндәлек тренировкалар төрле вакытта узачак. Аларны үткәрү вакыты, датасы һәм урыны турында мәгълүмат Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтында һәм проектның социаль челтәрләрендә өстәмә рәвештә барлыкка киләчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/36401

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев