Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 37нче мәктәбендә ата-аналар БДИ тапшыра

Чаллыда алтынчы ел рәттән ата-аналар өчен сынау БДИ тапшыру үткәрелә. Бүген исә өлкәннәр үз-үзләрен тикшерә һәм имтихан тотучы ролендә була алачак.

- "Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә безнең мәктәп тә кушылды. Бүген математика фәненнән БДИны бер укучыбызның әнисе Татьяна Матросова тапшырачак. Имтихан 1 сәгать тә 30 минут барачак. Шуны әйтергә кирәк: процедура БДИның төп этабы таләпләренә тулысынча туры килә. Монда безнең катнашучыбыз теркәлү уза, телефон һәм шәхси әйберләрен тапшыра, имтихан алды контроле уза, бланклар тутыра. Аннан соң БДИда катнашучы тәкъдим ителәчәк биремнәрдән төзелгән кыскартылган вариантта имтихан эшен язачак, - дип аңлатты безгә Чаллының 37нче мәктәбе директор урынбасары Лилия Сафина. 

Сүз уңаеннан, БДИ турында монда да язган идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы