Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 5 нче хастаханәсе анестезиолог-реаниматологлары үпкәләренә 92% зыян килгән пациентны коткардылар

5 нче шәһәр хастаханәсе анестезиолог-реаниматологлары командасының осталыгы нәтиҗәсендә, авыр хәлле – үпкәләренә 92% зыян килгән пациентның гомерен саклап калдылар. 47 яшьлек Валерий Тигр кома хәлендә хастаханәгә китерелгән.

"Кислород җитмәү сәбәпле, пациентның үпкәләре эшләүдән туктаган иде диярлек. Куркыныч яный торган төркемгә кермәсә да, Валерий ИВЛ аппаратына тоташтырылды. Валерийның бернинди дә җитди хроник авырулары булмаган, артык авырлык, кан басымы, кандагы шикәр микъдарының күп булуы кебек проблемалардан да беркайчан интекмәгән, әммә COVID-19 аны барыбер кызганмаган. Реанимацияне без тәүлек дәвамында уздырдык, пациентны бер генә минутка да бер үзен калдырмадык. Бәхеткә каршы, ул терелде", - дип сөйләде реанимация бүлеге мөдире Павел Егоров.
Валерий Тигр исә могҗизалар булуына ышанган: "9 октябрьдә ашыгыч ярдәм хезмәте мине авыр хәлдә хастаханәгә илтте. Кислород җитмәүнең нәрсә икәнен аңлатуы кыен. Үлемгә якын булуымны аңлый идем. Моңа кадәр мин бер атна шәхси клиникада дәваландым, әмма симптомнар көчәйде генә. 5 нче шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлеге табиблары һәм шәфкать туташлары могҗиза тудыралар. Реанимация бүлегенең барлык персоналына зур рәхмәт. Бу кешеләргә һәйкәлләр куярга кирәк!"– диде ул.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус