Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 52 гаиләсе ана капиталына сертификатлар алды

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.

 Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чакырылган кунакларны Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов сәламләде һәм 52 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырды. 

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнвары) Яр Чаллыда 41 меңнән артык ана капиталына сертификат бирелгән, 35 мең гаилә 13,4 млрд сумнан артык акча белән эш иткән.  2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы гамәлгә керде – бу ана капиталы программасына керү мөмкинлеген 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга җибәргәндә өч еллык мораторийның юк ителүе, шулай ук 2018-2020 елларда икенче бала туган гаиләләргә ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алу.

Сертификат бирү, ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында www.pfrf.ru Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин .

 

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38023

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев