Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 5нче хастаханәсе хәзер йогышлы авырулар госпитале буларак эшләми

5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә дәваланучы Covid-19 авыруларының барысын да башка госпитальләргә күчерделәр, терелгәннәрен чыгардылар.

Бүгенге көннән башлап Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшләми. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«6 августтан башлап «5нче шәһәр хастаханәсе» стационары вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктатты. Бездә булган барлык авырулар "ковидлы" башка госпитальләргә күчерелде, терелгәннәре чыгарылды. Бүгенге көндә хастаханәдә тоташ дезинфекция үткәрелә. Киләсе атна башыннан стационар, эпидемиологик хәлне истә тотып һәм эпидемиягә каршы чараларны исәпкә алып, күппрофильле хастаханә буларак, эшне яңадан башлап җибәрә», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Матбугат хезмәтендә пациентларга ашыгыч медицина ярдәме югары дәрәҗәдә күрсәтеләчәк, ә планлы медицина ярдәме этаплап яңадан торгызылачак, дип ышандырдылар.

5нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында госпиталь ябылганнан соң респиратор-вирус йогышы билгеләре булган пациентларга  Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

 

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев