Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының алты полиция хезмәткәре «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсында катнаша

"Халык участковые" Бөтенроссия конкурсы Россиядә инде җиденче тапкыр үткәрелә.

"Халык участковые" Бөтенроссия конкурсы Россиядә инде җиденче тапкыр үткәрелә. Иң яхшы участковыйны халык интернетта тавыш бирү юлы белән сайлый. Бу – иң мөһим полиция һөнәрләренең берсе булган хезмәткәрләрнең эшен бәяләүдә эчке эшләр органнары һәм җәмгыятьнең ачык, партнерлык хезмәттәшлеге үрнәге.

Нәкъ менә участок уполномоченныйлары тәүлек буе гражданнар белән эшлиләр, беренче булып ярдәмгә  киләләр, көнкүреш җинаятьчелеген, балалар арасында сукбайлыкны, эчкечелекне һәм наркоманияне профилактикалау белән шөгыльләнәләр. Полициягә кергән мөрәҗәгатьләрнең яртысы шушы хезмәткә адреслана. 

Беренче турда безнең илнең барлык шәһәрләрендә, районнарында һәм авылларында хезмәт итүче, конкурста катнашучыларга куелган критерийларга туры килә торган полиция участок уполномоченныйлары катнаша: хезмәт стажы - кимендә өч ел, конкурсант шулай ук хезмәт эшчәнлегенең уңай күрсәткечләренә ия булырга һәм дисциплинаны бозмаган булырга тиеш. 

Конкурсның беренче этабында катнашучыларның анкеталары Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ рәсми сайтында урнаштырылган. Татарстан Республикасында яшәүчеләр 20 сентябрьгә кадәр онлайн-тавыш бирү юлы белән үз районнарының полиция участок вәкилен сайлый алалар, алар фикеренчә, ул югары «халык» исеменә лаек.

2019 елның 7-16 октябрендә онлайн-тавыш бирү барышында конкурсның төбәк этабында җиңүче сайлап алыначак, ул Татарстан данын Бөтенроссия этабында яклаячак.

Чаллылыларны конкурсның беренче һәм икенче этабында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында (16.мвд.рф ) катнашырга чакыралар. 

Беренче тур конкурсантларын билгеләү агымдагы елның 11-20 сентябрендә шәһәр дәрәҗәсендә иң яхшы хезмәткәрне сайлап алу юлы белән узачак.

Яр Чаллыда «Халык участковые» конкурсында алты полиция хезмәткәре үз көчләрен сынаячак.

«Автозаводский»ның 1 нче полиция бүлеге вәкилләре: полиция капитаны Нәрвиз Мәҗитов, ул шәһәрнең яңа өлешендәге 2 нче комплексына хезмәт күрсәтә (тәртип саклау терәк пункты 1/13 йортта урнашкан) һәм полиция майоры Руслан Әхмәтшин (тәртип саклау терәк пункты 25/13 йортта урнашкан).

2 нче «Комсомольский» полиция бүлеге данын яклап полиция капитаны Илнар Сәлимуллин катнаша, ул ЗЯБ бистәсенең 18 нче комплексына хезмәт күрсәтә (тәртип саклау терәк пункты 18/16 йортында урнашкан).

3 нче «Үзәк» полиция бүлеген полиция майоры Константин Ефграфов тәкъдим итә, ул шәһәрнең яңа өлешендәге 17нче һәм 19 нчы комплексларына хезмәт күрсәтә (тәртип саклау терәк пункты 18/04 йортында урнашкан).

4 нче «Электротехнический» полиция бүлеген тәкъдим итәләр: полициянең өлкән лейтенанты, 32 нче комплекска хезмәт күрсәтүче Рунар Исламов һәм полициянең өлкән лейтенанты, 56 нчы комплекска хезмәт күрсәтүче Эмиль Авдейчик (тәртип саклау терәк пункты 56/17 йортта урнашкан).

Чаллылылардан актив катнашырга чакыралар һәм үз участок полиция хезмәткәре өчен тавыш бирүләрен сорыйлар.

 

 

http://nabchelny.ru/news/37923

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев