Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының “Азатлык” мәйданында 10 мең төп чәчәктән торган яңа композиция урын алачак

Аны ясау өчен яшелләндерүчеләргә якынча 10 мең төп чәчәк кирәк булачак.

Чаллының “Азатлык” мәйданын чәчәкләрдән торган күләмле яңа композиция бизәячәк. “Ул якынча 23кә 30 метрлы мәйданда урнашачак. Анда түтәлләр дә, асылмалы элементлар да булыр дип көтелә”, - дип белдерде “Шәһри Чаллы” газетасына Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы предприятиесе дизайнеры Рәзинә Гарифуллина. 

Әлеге композициянең үзәгендә Чаллы гербы, ә ян-якларында Татарстан һәм Россия әләмнәре сурәтләнәчәк. Аларны ясау өчен яшелләндерүчеләргә якынча 10 мең төп чәчәк кирәк булачак. Бу, нигездә, петуния, бегония, колеус, сальвия һәм агератумнар.

24 июльдән эшкә керешкән 12 кешелек бригада бүгенге көнгә инде 5 меңгә якын чәчәк утыртылган. Барлык эшләрне дә алар атна ахырына тәмамларга планлаштыралар. 

Яңа композициянең проектын Шәһәрне яшелләндеру хуҗалыгы хезмәткәрләре Чаллы башка комитетының дизайн белгечләре белән берлектә иҗат иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы