Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының иң күркәм гаиләләре Татарстан Президентының тантаналы кабул итү чарасында катнашты

Бүген Казан Кремленең Туп сараенда тантаналы очрашу узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итте. Тантаналы чарада Чаллыдан да шундый өч гаилә катнашты

Сергей Владимирович Снарский – двигательләр заводы директоры һәм 20 нче бер мандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш ТР Яр Чаллы муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы депутаты. Тормыш иптәше  Анна Евгеньевна Снарская –«Титан» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе методисты.  Снарскийлар гаиләсендә өч кыз тәрбияләнә. Гаилә белән спорт яраталар: тау чаңгысы, чаңгы, тимераяк. Аларның тормыш девизы: “Хәрәкәкт – ул тормыш”.

Ирле-хатынлы Мусиннар – Шамил Гайсә улы һәм Надежда Владимировна  15 ел күркәм гаилә булып яшиләр.  Шамил Гайсә улы – БСМПда баш миендә кан әйләнеше кискен бозылучы авырулар өчен неврология бүлеге мөдире. Тормыш иптәше Надежда Владимировна – «Легатус»медицина үзәгенең  врач-терапевты. Аларның биш балалары бар. Гаиләнең үз традицияләре һәм кыйммәтләре бар: балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, югары белем алырга омтылыш, эшкә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, хезмәт сөючәнлек, тугрылык, ихласлык, гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәт тудыру һәм башкалар.

Фәрхәд Келдияр улы Авлаяров – ТЭМ-ПОНТЗ ҖЧҖе металлургы  Нодира Гуламовна Авлаярова – 1 нче музыка мәктәбе укытучысы, балалары өчен үрнәк һәм абруй булып торалар. Алар  25 ел элекгаилә корып җибәрә. Шул ук елны гаиләдә беренче балалары – уллары Данияр туа. Гаиләнең үзалдына куйган төп максаты –  гаиләне берләштерүче уртак һөнәр табу. Әлеге гаилә һөнәре традициягә әйләнеп, буыннан-буынга күчеп барачак. Авлаяровлар белдерүенчә, кечкенәдән үк балаларны рухи, әхлаки һәм гаилә кыйммәтләренә төшендерегә, бөтендөнья сәнгать һәм музыка мирасына җәлеп итәргә кирәк. 

 

http://nabchelny.ru/news/33466

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев