Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының иң оста машина йөртүче хатын-кызы кем? ФОТОЛАР

43 хатын-кыз фигуралы йөртү, юл йөрү кагыйдәләрен камил белү, автомобильне әзерләү буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Чаллыда иң яхшы машина йөртүче хатын-кызны ачыкладылар. “Автоледи-2022” зона ярышы элеккеге “Эссен” гипермаркеты каршындагы мәйданда узды. Анда Чаллы, Түбән Кама, Менделеевсктан, шулай ук Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Минзәлә, Мамадыш районнарыннан барлыгы 43 ханым катнашты. Алар фигуралы йөртү, юл йөрү кагыйдәләрен камил белү, автомобильне әзерләү бәйгеләре буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Призлы өч урынны Чаллы ханымнары алды. Таисия Кириллова, Анна Филиппова, Наталья Борисенко республика күләмендә Чаллы данын яклаячак. “Автоледи-2022” республика ярышы 11 августта Казанда узачак.

Фотолар ДАИдан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев