Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Җиңү паркында 1 миллионлык яңа аттракцион барлыкка киләчәк

Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар предприятиесе дәүләт сатып-алулары сайтында Җиңү паркына «виртуаль чынбарлыкны симуляцияләүче» аттракцион булдыру буенча тендер игълан иткән,

Әлеге җайланма тышкы яктан зур булмаган ярымсфераны хәтерләтә. Аның эчендә берничә уңайлы һәм йомшак утыргыч, кичерешләрне ныграк тою өчен вентилятор һәм идарә итү джойстиклары урнаштырылган.  Уенчыларның башына махсус шлем кидерелә, алар 3D виртуаль чынбарлыкка илтә, шуның белән кеше уенга кереп китә.

Килешү шартлары буенча башкаручы әлеге аттракционны киләсе елның 20 гыйнварына кадәр китереп җиткерергә тиеш һәм ул җыелган, тест үткән булырга тиеш.

Чаллының «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар предприятиесе моның өчен 953 мең сум бүлеп бирә.

Комплектка шулай ук балалар һәм олылар өчен төрле 15тән дә ким булмаган уен керергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благоустройство