Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Чаллының иң текә блогеры" - җиңүче билгеле

Тавыш бирү тәмам!

Егетләр - кызлар менә безнең конкурска да йомгак ясалды! 2020 елның 31 декабрь көнендә без сайтта "Чаллының иң текә блогеры" дигән конкурс башлап җибәргән идек.  Яңа ел бәйрәм көннәрендә барыгызда аларга тавыш бирдегез һәм үзегез иң текә блогерны сайладыгыз. 

8672 тавыш белән беренчелекне Чулпан Гыйниятуллина алды! Чын күңелдән котлыйбыз җиңүчене! 

Икенче урында әзгә генә калышып 8416 тавыш белән Айдар Гыйлметдинов! 

Өченче урында тагын бер егетебез Рәмис Гыйлметдинов! Рәмис 5364 тавыш җыйды! 

Дүртенче һәм бишенче урынны Гөлназ Дунаева (2405) һәм Илсөя Борис (751) алдылар! 

Зур рәхмәтебезне белдерәбез катнашкан блогерларга һәм алар өчен тавыш биргән барлык җанатарларга! 

Җиңүчегә табигать кочагында Чаллының иң затлы аты белән фотосессия бүләк итәбез! 

Конкурсның иганәчесе "Тулпар" ат-спорт мәктәбе һәм фотограф Индира Гайнетдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев