Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Орган залында Сабан туе үтәчәк

20 июньдә булачак концертта татар музыкасы яңгыраячак.

Игорь   Лерман җитәкчелегендәге камера оркестры 29нчы иҗат сезонын яба. Бу уңайдан Орган залында “Сабантуй” программасын күрсәтә. 20 июньдә булачак концертта татар музыкасы яңгыраячак. Моннан тыш, анда Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары “Сабан туе бизәкләре” инсценировкасын күрсәтә, “Заман”, “Әллүки” ансамбльләре чыгыш ясый. “2007 елда Орган залында “Татар ренесансы” дип аталган беренче халыкара классик һәм музыка фестивале узды. Шуннан бирле биредә татар музыкасы яңгырамады да диярлек. «Бу кимчелекне төзәтергә булдык. Татарстанда яшибез, димәк милли музыканы уйнарга тиешбез”, – ди Игорь Лерман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу