Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Шамил Усманов урамы участогын ремонтлау 53%ка үтәлгән

Шамил Усманов урамы участогын ремонтлау 53%ка үтәлгән. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә вакытында шәһәр хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин хәбәр итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Шамил Усманов урамын ремонтлау 2017 елдан бирле этаплап алып барыла. Быел "ПАД" МУП төзүчеләре 26 мең кв.м мәйданлы юл полотносын яңартачак. Хәзерге вакытта юлчылар тарафыннан борт ташларын демонтажлау, асфальт-бетон өслекне фрезерлау башкарылган, тышкы яктыртуны монтажлау эшләре алып барыла.
Капиталь ремонт кысаларында Шамил Усманов урамында өстәмә 350 машина урыны, 10 ясалма юл тигезсезлеге барлыкка киләчәк, 479 билге куелачак.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев