Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының талантлы хатын-кызларын «ТНВ» каналыннан «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруында күрсәтәчәкләр - ВИДЕО

Шәһәребезнең танылган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева моннан берничә ел элек татар хатын-кызлары өчен «Учак» клубы оештырган иде. Ул төрле өлкәләрдә намуслы эшләп, шәһәр үсешенә өлеш керткән хатын-кызларны берләштерә. Алар даими очрашып, башкарылган эшләре турында сөйләшәләр, киләчәккә планнар коралар.

Чираттагы утырышта «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова шәһәрнең танылган хатын-кызлары турында беренче китап  чыгуын хәбәр итте. Бу басмада Римма Әхмәтова, Фәйрүзә Мостафина, Дөррия Ризатдинова – төрле өлкәләрдә эшләгән 60лап хатын-кыз турында язма һәм фотолар урын алачак. Китап чыккач, геройлар катнашында тәкъдир итү кичәсе уздыру да планлаштырыла. Фирдүсә ханым әйтүенчә, «Калфаклы кызлар», әби-апалар арасында бәйгеләр үткәреләчәк. 
Моннан тыш, шәһәребезнең берничә талантлы хатын-кызын 8 март алдыннан «ТНВ» каналыннан «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруында күрсәтәчәкләр. Хирург – Мининур Гайфетдинова, җырчы – Илсөяр Зарипова, Чаллының тере тарихы – Гөлзада Рзаева, шагыйрә – Рәзинә Сәетгәрәева, төзүче – Федия Миннехуҗиева тапшыруда әниләр турында хатирәләре белән уртаклашачак. 
Гөлзада Рзаева кичәне, гадәттәгечә, җылы итеп алып барды. Ул мәҗлескә килүчеләрне «Шәһри Чаллы» газетасына язылырга өндәде. «Газетаның өйгә килүе – пенсия алган кебек рәхәт. Аны укып кирәкле мәгълүматлар туплыйсың, кызыклы кешеләр белән танышасың, кыскасы, тормыш белән бергә атлыйсың. Газета укуны бернинди телефон да алыштыра алмый. Язылыгыз, укыгыз. Мин кешеләргә дә яздырдым. Газета алган саен рәхмәт әйтәләр», – диде ул. 
Гүзәл затларыбызга ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова, республика бәйгеләре лауреаты Рөстәм Фәттахов, Рафик Сабиров, Фанилә Салихова, Рәзинә Сәетгәрәева матур җырларын бүләк итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы