Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының "Туфан" мәчетенә укырга йөрүчеләр викторинада ярышты

“Мондый чаралар якшәмбе укуларының нәтиҗәлелеген арттырырга, дәрес материалларын уңышлы үзләштерергә ярдәм итә", - ди мәчетнең имам-хатыйбы.

“Туфан” мәчетендә якшәмбе укулары барышында Пәйгамбәрнең тормыш юлына багышланган викторина үткәрелә.

Мондый чара өч ел рәттән үткәрелә. Быел ул 1 апрельдә булды. Викторина берничә ел укучылар, икенче ел укучылар, беренче ел укучылар арасында аерым-аерым уздырылды. Аларда барлыгы 53 кеше катнашты. Берничә ел укучыларга 61 сорау бирелсә, беренче ел укучыларга – 33.

Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин күпләрнең җаваплары сөендергәнен билгели. “Мондый чаралар якшәмбе укуларының нәтиҗәлелеген арттырырга, дәрес материалларын уңышлы үзләштерергә ярдәм итүенә инандык. Шуңа күрә ел саен викторинага күбрәк кеше тартырга тырышабыз”, – ди ул.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гомумән, бер катнашучы да бүләксез калмады. Чарада катнашучыларга “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, мәдрәсә мөгаллимнәре Габделмәлик хәзрәт Саттаров, шәһәр имам-мөхтәсибе урынбасары Илназ хәзрәт Яхин вәгазьләр сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев