Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яңа мәктәбеннән «авиатерминал» ясыйлар

Мәләкәс аръягы микрорайонында төзелүче яңа мәктәпнең ишегалдына чын-чынлап өйрәнү-спорт самолеты урнаштырылачак.

Мәктәп 2018 елның 1 сентябрендә ишекләрен ача. Балаларны заманча класслар белән бергә дизайнерлардан кызыклы бүләк тә көтә. Мәктәп «авиатерминал»га әйләнәчәк.

«Челнинские известия» басмасына «КМТ Проект бүлеге» архитектура-проект оешмасы җитәкчесе Равил Сафиуллин сөйләвенчә, уку йортының бизәлешен эшләгәндә, ул кызыклы идеягә килгән: мәктәп — ул киләчәк тормышка әзерләп җибәрүче бер терминал кебек.

«Мәктәп бинасы ишегалдында самолет торачак, ә аның янында Вашингтон, Токио, Париж кебек башкалаларны күрсәтүче компас ясыйбыз. Мәктәп үзе терминалны хәтерләтәчәк: балалар дөнья башкалалары аэропортларындагы сыман коридорлардан йөриячәк. Нәниләр үзләрен зур оешманың һәм бөтендөнья хәрәкәте процессының бер әгъзасы итеп сизәргә тиеш», — дип сөйли Равил Сафиуллин.

Мәктәп өчен Wilga дип аталучы польша спорт самолетын Минзәләдә тапканнар. Минзәлә аэропорты җитәкчелеге идеяне күтәреп алып, мәктәп белән хезмәттәшлек итәргә әзер икәнлеген белдергән.

Уку йортын ачу тантанасына үзенчәлекле кунакларны — космонавт экипажларын каршы алучы һәм озатучы Халыкара космик станция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен  да чакырырга җыеналар.

 

http://maydan.tatar/35340-2/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев