Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь армиячеләре «Мәңгелек ут»ка чәчәкләр салдылар

«Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Билгесез солдат көненә багышланган чара узды.

Чарада Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары урынбасары Нәзифулла Гарипов, «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте башлыгы урынбасары Альберт Гыйльманов, «Татарстан Республикасы  Яр Чаллы ДОСААФ автомобиль мәктәбе» башлыгы урынбасары Эльвира Хәмәтгалиева, «1нче Пост» патриотик тәрбия үзәге җитәкчесе Роза Хәкимова, яшь армиячеләр һәм ДОСААФ автомобиль мәктәбе укучылары катнашты.Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.Чара «Мәңгелек ут»ка веноклар һәм чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

http://nabchelny.ru/news/34619

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев