Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының затлы укытучысы

Укытучы дигәч, күңелемдә ирексездән язучы Фәнис Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән җыр юллары яңара. Тормышыбызда эчке һәм тышкы дөньясы матур булган укытучылар шактый. 84нче Гали Акыш исемендәге лицей-интернат укытучысы Рәдинә Сәрвәрова шундыйларның берсе. Аның турында хезмәттәшләре, әти-әниләр үз эшен һәм балаларны ихлас яратучы чын укытучы диләр.

Лицей-директоры  Фирдүсә Әюпова Рәдинә ханым турында: “Коллективның хөрмәтле укытучысы, укучылары да, үзе дә төрле бәйгеләрдә җиңә, болар өстенә гаиләсе дә үрнәк, балалары да тәртипле”, - дигән иде. Рәдинә ханым белән сөйләшкәч, үзем дә шундый нәтиҗә ясадым.  

Әгерҗе районының гаҗәеп матур табигатьле Салагыш авылында туып-үскән кыз, урта мәктәпне тәмамлагач, КДПУның татар филологиясе бүлегендә белем алган. Аннары 2005 елда  шәһәребезнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый һәм язмышын шушы мәгариф учреждениесе белән бәйли.

Үзгәреп торучы дөнья, вәзгыять укытучылардан һәрчак үз өстеңдә эшләүне, белем алуны таләп итә. Рәдинә Миңнерәсил кызы да заманнан артта калмыйча һәрвакытта камиллеккә омтыла.  Технология, рәсем сәнгате, менеджмент буенча белем ала һәм бүгенге көндә лицейда рәсем сәнгате һәм технология дәресләре алып бара. Укучылары белән бергәләп тырышып эшләвенең нәтиҗәсе дә матур. Ул “Мәгариф” өстенлекле милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының иң яхшы укытучылары бәйгесе, “Укытучы-мастер”, “Педагог-мастер”, берничә тапкыр “Белем җәүһәрләре” халыкара интернет проектлар,  илкүләм “ПедиаПокорение” бәйгесе, “Алтын куллар”, “Тат-Арбат”, “Чәчәкле фейерверк”, “Туристлар өчен сувенир” кебек төрле бәйге-күргәзмәләрдә җиңеп, призлы урыннар яулаган.

Быел Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган   “Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант” бәйгесендә дә җиңде әле ул. “Бәйгеләрдә катнашу сезгә нәрсә бирә?” - дигән соравыма Рәдинә ханым: “Мондый чаралар укытучыларга эзләнергә, үз өстеңдә эшләргә, фәнеңне, үзеңне камилләштерергә зур этәргеч бирә. Укучыларым белән бергә яуланган уртак җиңү булганга, ул аеруча кыйммәтле”, - дип җавап бирде.

Аның укучылары да үзе кебек тынгызсыз һәм иҗатка гашыйклар. Даими рәвештә шәһәр, республика һәм Рәсәйкүләм иҗади бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. “Алтын куллар”, “Тат-Арбат”, “Алтын-крафт”, “Кышкы әкият”, “Без бергә”, “Чәчәкле фейерверк”  - болар укучылары урын алган бәйгеләрнең кайберләре генә.

Рәдинә ханым үз алдына укучыларда халкыбызның тарихына, мәдәниятенә, телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, көндәшлеккә сәләтле шәхесләр формалаштыру, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, киләчәккә юнәлдерелгән һөнәр сайлауга ярдәм итү максатын куеп эшли.

Рәдинә ханым - үз куллары белән матурлык тудыручы да. Ул бик матур картиналар, кул эшләнмәләре дә ясый. Аларны карагач күңелгә рәхәтлек иңә.  Ирексездән аңардан әдәбиятка-сәнгатькә мәхәббәт каян килде дип сорадым.

  • Әдәбиятка, рәсем сәнгатенә, кул эшләренә  мәхәббәт кечкенәдән үк килә. Әтиемнең бертуган энесе рәссам-бизәүче иде. Аның төрле буяулар, пумалалар белән мәш килеп, төрле-төрле рәсемнәр тудыруын күзәтергә ярата идем,  минем өчен ул бер тылсымлы дөнья иде. Аннары үзем дә ясый башладым. Студент елларыннан соң бу шөгыль 10 елга “онытылды”.  Өченче балам тугач, аның белән декрет ялында утырганда, рәсем ясыйсы килү теләге күңелдә янәдән уянды. Бүгенге көндә декоратив-гамәли сәнгать юнәлеше буенча иҗат итәм. Ел саен “Ел рәссамы” бәйге-күргәзмәсендә бәйгеләрдә катнашам, - диде.

Рәдинә ханымның ире Илназ да белеме буенча татар теле һәм технология укытучысы, ул да бүгенге көндә лицейда укыта. Бу очракта ике тәкә башы бер казанга сыйган. “Бер урында эшләүнең кыенлыгы юк. Без, киресенчә, аңлашып, фикерләшеп, бер-беребезгә терәк булып эшлибез, яшибез”, - ди язмам герое.

Әлеге матур гаиләдә ике малай һәм бер кыз  үсә. Алар да әти-әниләре кебек тырышлар һәм иҗатка омтылалар. Олы уллары – музыка, уртанчысы  рәсем ясау белән шөгыльләнә.

Сер түгел, бүгенге көндә балалар белән эшләү бик авыр. Укучы белән уртак тел тапсаң да, кайвакыт ата-аналар белән фикерләр, карашлар туры килми. Ә Рәдинә ханым белән аралашкач, укытучы булып эшләүнең кыенлыгы юктыр дигән нәтиҗәгә килдем. Ул минем уйларымны аңлагандай: “Һәр һөнәрнең үзенчәлеге бар. Хезмәтеңне һәм укучыларны яратканда максатка ирешеп була. Иң мөһиме: сабыр булып, әти-әниләр белән уртак тел табып, партнерлык мөнәсәбәтләрен саклап  эшләргә кирәк”, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев