Чаллының «Жемчужина» шифаханәсендә «Без – Тукай оныклары» дигән профиль сменасы эшли башлады
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Жемчужина» шифаханәсендә «Без – Тукай оныклары» дигән профиль сменасы эшли башлады

Шушы көннәрдә «Жемчужина» шифаханәсе базасында татар телендә сөйләм телен үстерү буенча «Без – Тукай оныклары» төбәкара профильле сменасының тантаналы ачылышы узды.

Сменага Россиянең тугыз регионыннан: Курган, Оренбург, Томск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан, Удмуртия Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан һәм Татарстаннан фән олимпиадаларында, интеллектуаль конкурсларда, фестивальләрдә җиңүчеләр һәм призерлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда, иҗтимагый проектларда катнашучылар җыелды.

Катнашучыларны Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сәламләде.
Смена дәвамында балалар уникаль мәдәни-белем бирү чараларында катнашачак, татар теле, тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен камилләштерәчәкләр. Мастер-класслар һәм конкурслар яшьләрне социальләштерүгә, рухи-әхлакый һәм милли яктан тәрбияләүгә ярдәм итәчәк. 

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


детский лагерь

Нет комментариев