Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Үзәк районында "Кан тапшырып - гомерләрне коткарабыз" акциясе үтте

Бүген, Бөтендөнья донор көне алдыннан, Үзәк районы администрациясе тарафыннан 2008 елдан бирле үткәрелеп килүче «Кан тапшырып - гомерләрне коткарабыз» дигән акция узды.

Акциянең максаты – донор каны җитмәү проблемасын хәл итү һәм халык арасында донорлыкны популярлаштыру. Донорларны Яр Чаллы кан үзәгенең күчмә бригадасы кабул итте. Барлыгы 83 кеше тарафыннан 40 литрга якын кан тапшырылды.

Акциянең иң актив катнашучылары – Үзәк районы администрациясе, «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ, Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе, Чаллы картиналар галереясе, «Нур» яшьләр үзәге, «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәрләре.

 

http://nabchelny.ru/news/36741

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев