«Челныводоканал» уздырган Сабантуйда баш батыр булып Фәнил Каюмов калды - ФОТОЛАР
«Челныводоканал» оешмасы шәһәрдәге предприятиеләр арасында беренче булып Сабантуе уздырды.
Бәйрәм кунакларын милли кием кигән кызлар чәкчәк белән каршы алды. Бәйрәмгә җыелган кунакларны «Чаллыводоканал» оешмасы генераль директоры Владислав Гаврилов һәм оешманың элекке генераль директоры, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Уел Хөсәенов сәламләде.
Тамашачылар алдында «Болгар» бию ансамбле, «Мизгел» вокаль ансамбле чыгыш ясады. Сабантуйда катнашучылар көянтә асып йөгерү, гер күтәрү, күз бәйләп чүлмәк вату ярышларында катнашты.
Бәйрәмнең кульминациясе – көрәш булды. «Челныводоканал» Сабантуенда Үзәк диспетчер хезмәте сменасы җитәкчесе Фәнил Каюмов баш батыр булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев