Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәч кистерергә бару өчен рөхсәтне ничек алырга һәм башка төр хезмәт күрсәтүче матурлык салоннары да эшлиме?

Бүген республикада чәчтарашханәләр эшли башлады. Үзизоляцияләү вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускны хәзер анда бару өчен дә кулланып була. Тик ул айга бер генә мәртәбә бирелә. Пропускны куллану вакыты – ике сәгать. Аны алу өчен нишләргә? Без 8-800-250-90-33 бердәм номеры аша шалтыратып, әлеге сорауга ачыклык кертек.

– Татарстанда яшәүчеләр цифрлы пропускны https://covid19.tatarstan.ru/. порталы аша онлайн алырга мөмкин. Анда “Максат11” дип күрсәтергә кирәк, – дип аңлаттылар бердәм линиядә.
Казанның матурлык салонында эшләүче Гүзәлнең өйдә утырган көннәрдә телефоны бер дә тынмаган. Берәүләр чәчем үсеп бетте бит инде, болай йөреп булмый дип, икенчеләр агарган чәчләрне буйыйсы бар, бу төс мине туйдырды, матур прическа кирәк, дип шалтыраткан.

– Клиентларым үзләрен пөхтә йөртергә өйрәнгән. Ниһаять, бүген эшкә чыктым. СанПин кагыйдәләрен үтибез. Һәр кеше киткән саен бүлмәне 10 минут җилләтеп алабыз. Клиент белән 1,5 метр ара ераклык саклыйбыз, – ди стилист Гүзәл.
«Тырнак ясатасы килә» дигән булып, башкаланың Фучик урамындагы матурлык салонына да шалтыраттык. “Без әлегә чәчтараш хезмәте генә күрсәтәбез. Бернинди тырнак та, макияж да ясамыйбыз. Әлегә солярийга да йөри алмыйсыз. Шуны онытмагыз: безгә килү өчен алдан язылырга һәм рөхсәт алырга кирәк, – дип җавап бирделәр телефонның теге башында.
Авыллардагы хәлләр турында да сорашып алдык.
– Без әле бүген эшкә чыкмадык. Иртәгә генә эшли башлыйбыз. Шуңа күрә тәртипләрне үзем дә белеп бетермим, – диде авылда эшләүче Лилия.
Чәчтараш ишекләре ачылуны зарыгып көткәннәр бүген тыныч сулап куйган.
– Бер ай буе чәч алдыртырга җай чыкмады. Бернәрсә дә үзгәрмәгән, бары чәчтарашлар гына битлектән йөри, – ди Казан егете Руслан.
Чәчтарашханәләр өчен кагыйдәләр:
1. Эшли башлар алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәнә.
2. Оешмалар, шәхси эшмәкәрләр антисептиклар, шәхси саклану чаралары (битлекләр, ресираторлар, перчаткалар) белән тәэмин итү һәм килүчеләрнең кулларын дезинфекция чаралары белән эшкәртү мөмкинлеге тудырырга тиеш.
3. Көндә кулланыла торган урыннарга, җиһазларга көнгә кимендә 3 тапкыр дезинфекция ясарга.
4. Һәр кешене кабул иткән саен бинаны җилләтү һәм эш урынын дезинфекцияләү өчен 10 минут тәнәфес оештырырга.
5. Хезмәткәрләр арасында 1,5 м. дан да ким булмаган ераклыкны сакларга.

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев