Шəhри Чаллы

Әче, дип кычкыртканым юк.

Мәчеттә гыйбадәт кылучы дусларым арасында яшь җырчы Салават Миңнеха­нов­ны күргәч, намазга күптән бастыңмы, дип кызыксынмый булдыра алмадым. Сер түгел, бу хәл артистларның сәхнә тормышына тәэсир итми калмый. Муллаларыбыз белән чагыштырганда, җырчыларның тыңлаучысы күбрәк, аудиторияләре зуррак бит. Шуңа күрә Салаватның фикерләре укучыларыбызда кызыксыну уятыр дип уйлыйм.

- Өченче ел намаз укыйм. Әкертен генә кереп киттек. Хатыным Гүзәл (псевдонимы - Гүзәлем) белән дип әйтүем. Ул да - җырчы. Өйләнгәнемә өч ел инде. Хәләл җефетемнең бабасы - Факил бабай никах укыды. Ул - Азнакай районындагы Таулы Бүләк авылы­ның имамы. Гүзәлнең әтисе дә дин юлына басты. Башта Азнакайда мәдрәсәдә белем алды, хәзер Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсә­сенә укырга керде.

- Дингә ничегрәк кереп кит­тең?

- Дүрт-биш ел элек ураза тота башладым. Шулай әкрен-әкрен генә догалар ятлап, хатыным Гүзәл белән намазга бастык. Ураза вакытында көннәр буе дога ятлап йөри идем.

- Ильяс Халиков кебек тамада булып та эшлисең, ахры. Интернетта шундый бер фотоңны күргән идем.

- Әйе, никах мәҗлесләре үт­кә­рәбез. Тик Ильяс дәрәҗәсенә җи­тү өчен безгә бик нык тырышырга кирәк. Бервакыт аның Сабантуй бәйрәмен алып баруына шаһит булган идем. Могҗиза булды ул. Искиткеч матур сөйли Ильяс. Тамада булып эшләгәч, никах мәҗ­лес­ләренә дә алынабыз. Хәзер никахлар, аракысыз туйлар Казанда бик популярлашып китте. Әле менә күптән түгел генә Самарада 180 кешелек никах, аракысыз туй уздырып кайттык. Халыкка бик ошады. Анда, гомумән, никахны, туйларны зурлап уздыралар. Дө­рес, әлегә аракысыз туйлардан бөтенләй баш тартып бетергә­не­без юк. "Безнең эшнең билгеле бер хакы-бәясе бар. Аракысыз туй уздырсагыз, шул хәтле ташлама ясыйм. Сез ризамы-юкмы?" - дип яңа өйләнешүчеләргә тәкъдим дә итәм. Алар, бәлкем, ризадыр да, лә­кин әти-әниләре, туганнары, дуслары аңлап бетермәс дип, күбесе баш тарта. Әмма туй вакытында, күтәреп куйыйк әле, шул хөрмәткә, әче, дип әйткәнем, кыс­таганым юк. Инде ниятләдем: аракылы туйларны алып барудан баш тартачакмын. Хәрәм ризыксыз, аракысыз туйлар хәзер матур гына көнкүрешебезгә кереп китте. Дөрес, кечкенә шәһәрләрдә әле никахны зурлап кафеларда үткәрмиләр. Никах мәҗлес­лә­рен­дә төп максатым - килүчеләрне аралаштыру, таныштыру, туганлаштыру. Яшьләр соңрак, туй сыман булды бу, рәхәтләнеп күңел ачып утырдык, дип әйтә. Ни кызганыч, күп кеше әле һаман, табынга аракы куелмаган икән, күңел ачып булмый, дип уйлый.

- Интернетта бер җырчы­ның "Ходай Тәгалә юрасын" ди­гән җыры куелган. Югыйсә Раб­быбыз юрап тормый, инде барысын да әллә кайчан хәл итеп куйган бит. Җырчыларның мондый талымсызлыгын ничек аңларга?

- Бу җырны ишеткәнем юк. Әм­ма җырчыларның талымсызлыгы хак. Дөрес, минем дә "Җаным бе­лән ант итәм" дигән бер җырым бар иде. Без аны Мисырда төшер­дек. Яшьләр аны еш кына парлап әкрен бию өчен башкаруымны сорый. Концерт куйган вакытта да бик күп сорыйлар. Репертуарымнан төшеп калмаса да, хәзер аны башкарганда элеккечә рәхәтлек тоймыйм. Минем "Ышанам" дигән дини җырым бар. Аның шигырен үзебезнең керәшен кызы Анна Попова язган, көе - Ривал Хисмәтул­линныкы. Якын арада "Лә илаһе иллаллаһ" дигән җырны сәхнәгә алып чыгарга исәп. Дөрес, әле аның аранжировка-бизәлеше эш­лә­неп бетмәгән.

- Интернетта шактый иркен киенгән бер җырчы кыз белән парлашып җырлаган җырың бар...

- Ун ел элек төшерелгән "Ике йөрәк" дигән җырдыр инде ул. Һаман әйләндерәләр, күрәсең. Татар эстрадасының бик нык эз­ләнгән вакыты иде бу. Кемдер кендеген күрсәтә... Хәзер инде андый кыланмышлардан байтак кеше баш тартты. Теге заманнарда төр­ле клиплар булгандыр инде. Баштарак мине ялтыравыклы җыр­чы рәвешендә тәкъдим иткәннәр иде. Андый нәрсә тамашачыны этәрә, күңелен кайтара. Хәзер без гап-гади, "Кил, кил" кебек клиплар төшерәбез. Бүген аны ютубта 600 меңнән артык кеше карады. Концерт куеп йөри башлагач, халык кабул итсен өчен, җыр­ларны бераз үзгәртергә кирәкле­ген аңла­дым. Сәхнәдә кендек күрсәтү, ярымшәрә йөрү халыкка ошамый. Музыка белемем зур булмаса да (музыка мәктәбен тәмамладым), әле миңа бер-ике ел Азнакай районы мәдәният идарәсе җитәкчесе булып эшләү дә насыйп булды.

- Былтыр бер җырчыбызны, сектага керүдә, дин белән сәя­сәтне катнаштыруда гаепләп, хөкем иттеләр. Җырчының аудиториясе шактый киң бит.

- Әйе, мин ул хәбәрне ишеттем, ничек кулга алуларын да интернеттан күрдем. Мин үзем га­дәт­тә Казанда "Туган авылым" мәчетенә йөрим. Шундагы хәзрәт белән сөйләшкәндә, интернет челтәрендә синең җанатарларың шактый күп, намазга, җомгага барган вакытта төшкән фотоларыңны куюдан бер дә читенсенмә, ди ул миңа. Караучыларым күреп, дингә тартылыр дип, өмет итәм. Иртәнге намазга барасың, шул мәлне тө­ше­реп, бераз гына иртәнге намаз­ның әһәмиятен язасың. Кемгәдер ошый бу, кемгәдер ошамыйдыр да. Шулай да дингә алай ук тирән кермәскә кирәк дип уйлыйм. Теге егетнең иректән мәхрүм ителүе бик күңелсез хәл, билгеле. Алла сакласын! Ни кызганыч, дини җыр­лар башкаручылар буларак бик шәп төркем иде ул. Бездә хәзер андый төркем юк. Бер Ильяс Халиков кына калды хәзер. Хәзер күп җырчыларның дин турында җырлары бар. Бәлкем шул җыр­ларын башкарсыннар дип, аерым бер зур концерт оештырыргадыр?! Дини җырлар җыен­тык-альбомнары юкмы дип кызыксынам, кибетләрдә таба алмыйлар.

Рәшит Минһаҗ "Ватаным Татарстан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: