Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамзан Кадыров «Чечен теленең төп орфографик кагыйдәләре җыентыгын раслау турында»гы указны имзалаган

Чечен телен өйрәнгәндә бердәм таләп булсын өчен, орфографик кагыйдәләр китабы чыкты

 Чечен теленең төп орфографик кагыйдәләрен аерым китап итеп чыгарганнар. Авторлар фикеренчә, әлеге җыентык телне өйрәнгәндә бердәм таләпләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Чечня Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Басма күренекле галим-лингвистлар, укытучылар, методистлар, язучылар, практик-укытучыларның (чечен телен саклау һәм үстерү буенча Чечен Республикасы башлыгы каршындагы эксперт төркеме) уртак эше нәтиҗәсе булып тора.

Эштә тәкъдим ителә торган гамәлдәге исем, фигыль, хәл фигыль һәм аларның рәвешләре, сан, алмашлык, теркәгеч, кисәкчәләр, шулай ук аерым, бергә яки сызык аша языла торган катлаулы һәм башка очракларда сүзләргә кагылышлы кагыйдәләр аңлатылган. 

Чечня Республикасы Башлыгы, Россия Герое Рамзан Кадыров «Чечен теленең төп орфографик кагыйдәләре җыентыгын раслау турында»гы указны элегрәк имзалаган. Документ чечен халкының милли телен саклап калу һәм үстерү максатларында кабул ителгән.

Җыентыкны актуальләштерүне тәэмин итү өчен, Чечня Республикасы Башлыгы каршындагы Чечен телен саклау һәм үстерү буенча эксперт советы җәлеп ителгән. Чечен теленең зур орфографик сүзлеге проектын әзерләүне исәпкә алып, Чечен телен һәм тарихын үстерү институтына фәнни-тикшеренү эше планына үзгәрешләр кертү йөкләнгән, диелә хәбәрдә.

«Чечен теленең төп орфографик кагыйдәләре җыентыгын» сылтама буенча укып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев