Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чиратка баса аласыз

2015 елда Чаллыда 6 балалар бакчасы төзелә. Бүгенге көндә алар барысы да "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелде. Якын микрорайоннарда яшәүчеләр аларга инде чиратка баса да ала. Яңа бакчалар электрон исемлеккә кертелгәнче балаларын электрон исемлеккә теркәгән ата-аналар арасында гаризаларын үзгәртергә теләүчеләр дә булуы ихтимал. Моның өчен Яңа шәһәрнең 3/17...

2015 елда Чаллыда 6 балалар бакчасы төзелә. Бүгенге көндә алар барысы да "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелде.
Якын микрорайоннарда яшәүчеләр аларга инде чиратка баса да ала. Яңа бакчалар электрон исемлеккә кертелгәнче балаларын электрон исемлеккә теркәгән ата-аналар арасында гаризаларын үзгәртергә теләүчеләр дә булуы ихтимал. Моның өчен Яңа шәһәрнең 3/17 бинасына, 3нче кабинетка чәршәмбедән тыш, көн саен 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә була.
Яңа төзелүче бакчаларның адресларын тәкъдим итәбез:
- №114 "Челнинская мозаика" ("Чаллы бизәкләре"), Яңа шәһәр, Яр буе торак районы, С.Максютов ур., 5 (36-9-1а);
- №115 "Звёздочки" ("Йолдызчыклар") Яңа шәһәр, Хәсән Туфан пр., 1 (13-14);
- №116 "Фиалка" ("Миләүшә"), ЗЯБ бистәсе, Сарман тракты, 39 (17АЗ-2);
- №117 "Уенчык", Яңа шәһәр, Кол Гали бульвары, 12 (58-14);
- №118 "Яблочко" ("Алмакай"). "Яшьлек" торак районы, Янтарная ур., 29 (65-26);
- №119 "Кроха" ("Нәникәй"), "Мәләкәс аръягы" микрорайоны, Авангардная ур., 55 (20нче комп).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев