Чираттагы мошенниклар корбаны
12 октябрьдә 34 яшьлек шәһәрдәшебез Чаллының "Үзәк" полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Ул мошенниклардан 12 мең сумлык зыян күргән. Шәһәрдәшебез бәхетсезлеген полиция хезмәткәрләренә сөйләп биргән. Ул автомобиле өчен тавыш көчәйткеч алырга уйлаган. Мондый аппаратура кибеттә 50 мең сум тора икән. Сайтта исә 12 мең сум гына...
Товарны интернет-сайттан алырга карар кылып, ул сатучы белән элемтәгә кергән. Соңгысы күрсәтелгән счетка акча күчерергә кушкан. Сатып алучы кушканнарны эшләгән. Тик акча күчергәннән соң сатучы эссез юкка чыккан. Шунда гына ул үзенең мошенниклар корбаны булуын белгән һәм полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Бу эш буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев